Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аш-Буҗи балалар бакчасында “Алтын көз” бәйрәме булды

Бәйрәмдә сюрпризлар һәркемгә күптөрле якты тәэсирләр бирде, катнашкан мультфильм геройлары балаларны дәртләндерде, сөендерде.

Балалар бакчасында бәйрәм – ул һәрвакыт искиткеч могҗизалар, балаларның   яңгыравыклы көлүләре, елмаюлар һәм күңел ачулар диңгезе. Шуңа күрә  Аш- Буҗи балалар бакчасында Көз бәйрәме  иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Бу балалар өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә аерым вакыйга. Бәйрәм күп кенә педагогик мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән, бу баланың иҗади сәләтен үстерү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү, шулай ук туган як  табигатенә  мәхәббәт тәрбияләү.  ​​​​​​

Чара күңелле, якты, мавыктыргыч булды. Тәрбияләнүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Балалар җырлар җырладылар, биюләр башкардылар,  шигырьләр сөйләделәр, һәрбер бала- артист та, тамашачы да булды.  Бәйрәмдә сюрпризлар һәркемгә күптөрле якты тәэсирләр бирде, катнашкан  мультфильм геройлары балаларны дәртләндерде, сөендерде.

Ә инде бәйрәмебезнең төп кунагы булган ачык һәм шат күңелле  “Көз кызы” кунакка килгәч, бәйрәмебез тагын да ямьләнде. Көз кызы балалар белән биеде, җырлады, аның балаларны сөендереп  кулчатыр астыннан тулып пешкән алмалар тутырылган кәрзинне бүләк итүе иң күркәм һәм истә калырлык мизгел булды.

Бәйрәмебез бик тиз үтеп китте. Ә бәйрәмнән калган матур хисләр балалар күңелендә әле озак сакланыр.


    Аш-Буҗи балалар бакчасы тәриячесе Фатихова Рузия Камил кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев