Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Әниләр марафоны» проектына йомгак ясауга багышланган конференциядә Кукмарадан Венера Сәлахетдинова катнашты

Быелгы марафонны журналист, проектның идея авторы, оештыручысы Динара Әхмәт «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә уздырды.

Традицион «Әниләр марафоны» проекты быел ул алтынчы тапкыр уздырылды. Катнашучылар 21 көн дәвамында үз аккаунтларында ике көнгә бер тапкыр билгеле бер тема буенча язма куеп бардылар.

Проектның максаты — социаль челтәрләрдә туган телебездә әниләр өчен файдалы контент булдыру. Марафоннардагы язмаларны ВКонтакте социаль челтәрендә #әниләрмарафоны хештегы аша кереп укырга мөмкин. 

Быелгы марафонны журналист, проектның идея авторы, оештыручысы Динара Әхмәт «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә уздырды. 

«Әниләр марафоны» проектына йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясендә «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фәйзуллин; журналист, проектның идея авторы, оештыручысы Динара Әхмәт; марафонның һәр сезонында катнашучы профессиональ кондитер, өч бала анасы, Кукмарадан Венера Сәлахетдинова; укытучы, өч бала әнисе Алсу Кәримова һәм башкалар катнашты.

«Әлеге марафонда быел алтынчы тапкыр катныштым. Бу чара турында бер матбугат чарасыннан укып белгән идем. Ул вакытта балалар кечкенәрәк иде. Кызыксынып китеп катнашырга уйладым. Биш-алты ел элек язылганнарны укып карыйм да, мин яздыммы икән моны, дигән фикерләр дә туа, чөнки элекке белән хәзерге уйлар инде туры килеп бетми. Ул чакта язу да, фикерләү дә башкачарак булган. Язылучыларым арасында быелгы биремнәрдән иң кызыксыну уятканы — килен белән кайнана. Анда килен белән үземнең мөнәсәбәтләр турында яздым. Мондый кайнана да бар икән дип, бик күп сораулар килде. «Балачак исе» дигән бирем дә минем өчен бик якын тема иде, чөнки үзем тортлар пешерәм. Әлеге шөгыль династия буенча килә. Шушы марафонда катнашучы кукмаралылар белән бик якынаеп дуслашып киттек. "Әниләр клубы"на Кукмарадан ук килергә тырышам. Бик матур итеп Ифтар мәҗлесләре үткәрәбез, әниләр белән очрашабыз, төрле темаларга уртаклашабыз. Бу марафон дәвамлы булсын иде», — дип сөйләде Венера Госман кызы.

Фото: Солтан Исхаков/ «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев