Алексей Песошин Кукмара районы үзәк дәваханәсенә автомобиль ачкычлары тапшырды
Соңгы яңалыклар

Алексей Песошин Кукмара районы үзәк дәваханәсенә автомобиль ачкычлары тапшырды

Район үзәк дәваханәсе ике «Лада Ларгус»лы булды.

Бүген Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин район үзәк дәваханәләренә автомобильләр тапшырды. 70 яңа автомобиль ачкычы «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасы» кысаларында бирелде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Кукмара районы үзәк дәваханәсе дә ике «Лада Ларгус» автомобиленә ия булды. Машиналар авыруларны өйләренә барып хезмәт күрсәтү, дәваханәгә илтү, дарулар китерү өчен билгеләнгән.

Сүз уңаеннан: 19 июльдә Кукмара районы үзәк дәваханәсе ике «Лада Ларгус» автомобиле ачкычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алган иде.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев