Җәй рәхәте — су буенда: Кукмара пляжы ял итүчеләрне җыя
Киндеркүл авылы янындагы Кукмара пляжыннан кеше өзелми.
Эссе җәй көннәрендә салкынча су буе күпләр өчен иң яраткан ял урынына әверелә. Кояш кыздырган чакта өлкәннәр дә, балалар да саф һавада булырга, су коенып хәл җыярга ашыга.
Соңгы елларда кукмаралылар һәм район кунаклары өчен яраткан ял урыннарының берсенә әверелгән Киндеркүл авылы янындагы Кукмара пляжыннан да бу көннәрдә кеше өзелеп тормый. Без дә биредә булып, анда ял итүчеләр белән аралаштык, пляж турында нинди фикердә булулары һәм биредә алган тәэсирләре белән кызыксындык.
Анатолий Соколов, коткаручы:
— Пляж ачылганнан бирле монда коткаручы булып эшлим. Үзем кечкенәдән спортны яраттым, җиңел атлетика, йөзү белән шөгыльләндем. Безнең эш графигы иртәнге сәгать тугыздан алып, кичке сәгать сигезгә кадәр. Икешәр кеше кизү торабыз, төшке ашка чиратлап барабыз. Төп эшебез — сулыкта тәртип саклау. Кайбер кешеләрнең моңа исләре китми, бигрәк тә яшь әниләр игътибарсыз. Пляжга балалары белән киләләр дә, үзләре йоклыйлар, кызыналар, ә сабыйлар караучысыз, күзәтүсез кала. Шуңа күрә аларга җаваплырак булсыннар, су коенырга килгәндә балаларына сак­лагыч жилет, йөзү түгәрәкләре алсыннар иде дип әйтәсе килә. Чөнки безнең бөтен кешегә дә өләшерлек инвентарь юк. Әлегә кадәр гадәттән тыш хәлләр булганы юк, җәйне хәвеф-хәтәрләрсез, күңелле итеп уздырырга язсын.
Сания Гәрәева, Кукмара:
— Җәен су коена торган җир бик кирәк инде, бөтен бала-чага шушында күңел ача, ял итә бит. Бар кеше диңгезләргә бара да алмаска мөмкин, ә бу бөядә рәхәтләнеп йөзәргә була. Монда кыз, онык, оныкчыклар белән килдем, пляжны бик ошаталар, кайтасылары да килми. Башка җирләрдәге шикелле, территориясен әйләндереп алып, түләүле ясый күрмәсеннәр инде. Безнең заманда махсус су коену урыннары юк иде. Бар халык Нурминкә елгасына йөрде, балалар шунда йөзәргә өйрәнде.
Камил Хәйруллин, Манзарас:
— Мин Манзарас мәктәбендә 5нче сыйныфны тәмамладым. Җәйге каникуллар бик әйбәт уза. Көн саен бөягә су керенергә йөрибез. Бүген дустым Самир һәм ике сеңелем белән килдек. Монда бик рәхәт, күңелле, кеше күп. Бүген тактада йөздек, суга сикереп уйнадык. Су җылы, рәхәт. Мин бик шат: ярый Кукмарада шундый пляж бар әле.
Антонида Асламова, Мурманск өлкәсе, Оленегорск шәһәре:
— Кукмарада туганнарыбыз яши, ел саен диярлек аларга кунакка кайтабыз. Шәһәр бик ошый, шуңа күрә диңгезләргә дә барасы килми, күңел бирегә тарта. Онык та Кукмараны ярата, шәһәр эчендә дә балалар белән ял итә торган урыннар бар: паркка, үзәктәге фонтанга барабыз. Анда ул рәхәтләнеп йөгерә, уйный. Кукмара пляжына көн саен киләбез. Бүген дә улым, онык, сеңлем биредә.

Раяз Фәйзуллин, Манзарас:
— Мин 3нче урта мәктәптә укыйм, быел 5нче сыйныфка барам. Бүген бирегә беренче тапкыр абыем белән су коенырга килдем. Башта коткару түгәрәге белән йөздем, аннары үзем өйрәндем. Монда миңа бик ошады.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Нет комментариев