1,9 миллион татарстанлы салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдалана
Республикада яшәүчеләр салым инспекциясенә нигездә ике очракта килә: электрон имза ачкычын алу (аны шәхси кабинет аша озынайтып була) яки шәхси кабинетка тоташу өчен.
Салым түләүченең шәхси кабинетлары Татарстанда яшәүче 1,9 миллион кешедә бар дип хәбәр итте Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин «Татар-информ»га биргән интервьюсында.
«Бүген салым түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен шәхси кабинетлар кирәк, шул исәптән үзмәшгульләр өчен дә. 1,9 миллионга якын татарстанлы, 73 мең оешма һәм 117 мең эшмәкәрнең шәхси кабинетлары бар», — диде Марат Сафиуллин.
Ул республикада яшәүчеләрнең салым инспекциясенә нигездә ике очракта килүләре турында сөйләде: электрон имза ачкычын алу (аны шәхси кабинет аша озынайтып була) яки шәхси кабинетка тоташу өчен. Салым түләүчеләр күп кенә мәсьәләләрне электрон сервислар ярдәмендә дистанцион рәвештә хәл итә ала.
«Барлык салым органнарында диярлек чират белән идарә итү системалары кертелде, шулай ук кабул итүгә онлайн язылу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Чиратта уртача көтү вакыты 2 минут тәшкил итә», — дип хәбәр итте Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев