1 марттан үзгәрешләр көтелә: коткару жилетларын кию кагыйдәләре катгыйландырыла
Быел Татарстанда 380 кеше үзләре белән коткару жилетлары булмаган өчен штрафка тартылган.
1 марттан башланачак киләсе навигация сезонында кече үлчәмле суднолардан файдалану кагыйдәләре үзгәрә, дип яза «Татар-информ».
Яңалыкларның берсе: коткару жилетларын судно хәрәкәт иткәндә генә түгел, ә якорьда торган вакытта да кияргә кирәк булачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова «Татар-информ» агентлыгында узган ике сезон арасында Татарстанның су объектларындагы хәлләр һәм су объектларында иминлек кагыйдәләре турындагы матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Кагыйдәләрдә бер яңалык бар: хәзер хәрәкәт вакытында гына түгел, хәтта судно якорьда торганда да коткару жилетын кияргә кирәк. Моны исәпкә алу зарур. Бездә шундый очраклар күп булды: судно әйләнеп каплана, һәм жилет кигән кеше яр буена йөзеп чыга, ә коткару жилеты кимәгәне су төбенә китә», — дип сөйләде ул.
Быел Татарстанда 380 кеше үзләре белән коткару жилетлары булмаган өчен штрафка тартылган, дип билгеләп үтте Регина Гаязова билгеләп.
«Көймәдә ничә кеше булса, жилетлар да шуның кадәр булырга тиеш», — дип искәртте ул.
Фото: ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев