Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр индексацияләнәчәк

Түләүләрнең бу төре иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле стажы булмаган гражданнарга, мәсәлән, рәсми рәвештә эшләгән яки бөтенләй эшкә урнашмаучыларга каралган.

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк. Индексация күләме 6,8 процент тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

«1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка идексацияләнәчәк» — дип раслады парламентарий.

Ярослав Нилов ассызыклаганча, түләүләрнең бу төре иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле стажы булмаган гражданнарга, мәсәлән, рәсми рәвештә эшләгән яки бөтенләй эшкә урнашмаучыларга каралган.

Депутат сүзләренчә, гамәлдәге кануннар яшь буенча социаль пенсия алырга мөмкинлек бирә, әмма аны билгеләү планкасы иминият түләвенә караганда биш елга югарырак.

«Иминият пенсиясенең гомуми параметрлары 60-65 булса, социаль пенсиянеке 65-70кә тигез», — дип билгеләп үтте комитет башлыгы.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев