Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Терлек санын арттыру буенча Кукмара республикада беренче урында!
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Үткән ел июнь аенда көнгә 200 тонна сөт савып, күрше Балтач районын узып, республикада беренчелеккә чыга алдык. Бүгенге көндә 196 тонна сөт җитештерелә. Терлек санын арттыру буенча да республикада беренчелекне бирмибез. Үткән ел мал санын утыз меңгә җиткерү бурыч итеп куелган иде, хәзерге вакытта районда 29964 мөгезле...
-
“Восток” хуҗалыгы узган ел җитештерелгән продукциядән 161 миллион сум акча кереме алган
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршылыкларны урап, кыенлыкларны җиңеп, яңа елны матур уңышлар белән каршы алдылар. Ит-сөт җитештерүдә үсеш буенча республика күләмендә иң алдынгылар исәбендә баралар. Әлеге күрсәткечләрнең нигезендә җитәкчеләрнең оештыру сәләте, хезмәт кешеләренең тырышлыгы ята. Тәҗрибә уртаклашыр өчен җирлек киң Үткән атнада "Восток" хуҗалыгында 2016 елгы эш...
-
Сөт саву аппараты алучыларга субсидияләрне февральдә бирү мөмкинлеге булачак
Саву аппараты бәясенең 40 процентка якынын дәүләт субсидияли Сыер саву аппаратлары сатып алган күп сыер асраучы хуҗалыкларга субсидия якынча февраль аеннан бирелә башлаячак. Бу хакта "Татарстан" радиосының "Туры элемтә" тапшыруында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов белдерде. "Сөт саву аппараты сатып алучыларга чыгымнарның 40 процентка якынын дәүләт...
-
“Восток” хуҗалыгында семинар үткәрелде(+фото)
"Восток" хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында 2016 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар мегафермада булдылар, төзекләндерелгән мал торакларын, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен, сыттырылган ашлык саклау, силос траншеяларын карадылар, шулай ук машина-техника паркында булып, ремонт барышы белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар...
-
Сөт эшкәртүдә республикада иң зур өлешне Кукмара районы керткән
Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси фермер хуҗалыкларда иң күп сөт җитештерелә. Татарстанда, Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси фермер хуҗалыкларда иң күп сөт җитештерелә һәм сатыла, дип белдерә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Мәсәлән, 27 декабрь...
-
Ноябрь аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре ничегрәк булган?
Янсыбы - М.Зәкиуллин, Р.Рәхимҗанов - 21,20-22. Иске Йорт - Р.Рәхимҗанов - 21,20-22. Байлангар, Сазтамак - "Тургай" - 21,20-22. Березняк, Аман-Оштырма, Камышлы - Н.Таҗмиев - 21-22. Аш-Буҗи - "Тургай" 21,50-22, М.Хәмәтдинов, Ф.Мәннәпов - 21-22. Адай - М.Хәмәтдинов, Ф.Мәннәпов - 21-22. Чишмәбаш, Кара Елга, Зур Сәрдек, - М.Хәмәтдинов - 21-22. Купка -...
-
Кукмара сөт җитештерүне 119 процентка үтәгән
Узган елның 15 декабре белән чагыштырганда, Зәй районы авыл хезмәтчәннәре сөт җитештерүне 121 процентка, Кукмара 119 процентка үтәгән. Әтнә районында бу күрсәткеч 114 процент тәшкил итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, сөт күләме Аксубай районында 111 процентка, Балтачта 110 процентка, Саба, Азнакай, Лениногорск районнарында 108әр процентка, Тәтештә...
-
Кукмара районында егерме ике ремонтлау мастерское һәм авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү цехы бар
"Урал" хуҗалыгында үткәрелгән зона семинар-киңәшмәсе киләсе елгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада алты районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге консультантлары, баш инженерлар, Дәүләт-техника күзәтчелеге инспекторлары, сервис хезмәткәрләре, рәсми дилерлар катнашты. Киңәшмәдә сүз районнарның техника белән тәэмин ителеше, машина-трактор ремонтлау цехларында эш барышы турында барды. Районда...
-
Кукмарада көнлек савымны 300 тоннага җиткерергә планлаштыралар
2020 елга Кукмарада сыерлар санын 15 меңгә кадәр арттыру күздә тотыла. (Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада иң күп сөт савучы Кукмара районы 2020 елда сөт күләмен 300 тоннага җиткерергә планлаштыра. Хәзергә биредә көн саен 179 тонна сөт савыла. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә районның авыл хуҗалыгы һәм...
-
“Урал” хуҗалыгында 2017 елгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте (фото)
Семинар-киңәшмәдә күрше-тирә алты районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге консультантлары, баш инженерлар, Гостехнадзор инспекторлары, сервис хезмәткәрләре, рәсми дилерлар һәм башкалар катнашты. Киңәшмәдә сүз районнарның техника белән тәэмин ителеше, машина-трактор ремонтлау цехларында эш барышы турында барды. Татарстан Республикасы авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, республиканың...
-
Тырыш элек һәм бүген: җир белән күк аермасы
Элеккеге "Исток-Агро" агрофирмасының "Уңыш" бүлекчәсен Вахитов исемендәге хуҗалык үз карамагына алып, "Вахитов" җәмгыяте формалашып эшли башлаганнан бирле, бу якларда искән үзгәреш җилләре турында хәбәрләр һәрдаим диярлек ишетелеп тора. Шунысы куанычлы - сөенечле хәбәрләр. Үткән атнада биредә үткәрелгән семинар барышында барысын да үзебез күреп кайта алдык. Тырыш авылына илтүче юл ак...
-
Зур Сәрдектә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр(+фото)
6-ноябрь көнне Зур Сәрдек мәдәният йортында "Игенче" хуҗалыгында хезмәт куючы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен зур бәйрәм оештырылды.Алдынгылар сәхнәгә күтәрелеп җитәкче Айнур Гәрәев кулыннан зур бүләкләр алдылар. Җирлек башлыгы Фәнис Фәттахов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевларның котлауларына ялганган үзешчән артистларның матур чыгышлары тамашачының күңеленә хуш килде.Авылдашларның балаларына, спортта һәм мәдәнияттә ирешкән...
-
Авыл хуҗалыгы тармагында иң югары хезмәт хакы алучы районнар исемлегендә Кукмара да бар
Республика буенча быелның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил итә. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республика буенча агымдагы елның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил иткән. Ә авыл хуҗалыгы тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача акчаның 62 процентын - 18,4 мең сум тәшкил итә....
-
“Урал” хуҗалыгы зоотехнигы Нурсил Галиев сөтлебикәләр белән Мәскәүгә сәяхәте турында сөйләде
"Урал" хуҗалыгының уңган җитәкчесе, тырыш хезмәткәрләре турында мактау сүзләре күп ишетергә туры килә. Хуҗалыкның сөтлебикәләре дә Мәскәүгә хәтле барып, ВДНХ (Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) территориясендә үткәрелгән "Алтын көз-2016" күргәзмә-конкурсыннан алтын медаль белән кайтканнар. Халык телендә дә мал хуҗасына охшый дигән гыйбарә яши шул. Сөтлебикәләр белән Мәскәүгә сәяхәте турында хуҗалыкта зоотехник-селекционер...
-
Сентябрь аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре
Сентябрь аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре (бер литры - сумнарда). Янсыбы - М.Зәкиуллин - 18,4-18,5; Р.Рәхимҗанов - 18. Иске Йорт - Р.Рәхимҗанов - 18. Байлангар, Сазтамак - "Тургай" - 18. Березняк, Аман-Оштырма, Камышлы - Н.Таҗмиев - 18-18,5. Аш-Буҗи - "Тургай", М.Хәмәтдинов - 18,5. Адай, Чишмәбаш, Кара-Елга,...