Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әсәнбаш Агро” җәмгыятендә сөрүлекләр 10324 гектарны тәшкил итә (фото)

Язның тынгысыз җилләре, якты кояш нурлары җирне өреп киптергәндәй тиз өлгертә. Басу-кырларда да игенчеләрнең эшләре кызганнан-кыза бара, әнә 1 Май бәйрәмен дә хезмәт белән кырда үткәрергә туры килде аларга. "Әсәнбаш Агро" җәмгыятендә дә җиң сызганып эшкә керешкәннәр: бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тырмалау, өстәмә тукландыру эшләрен тәмамлап, арпа чәчүгә керешкәннәр.

-Үткән ел 17 апрельдә кырга чыкcалар, быел 27сендә генә эшкә керештек. Халык телендә май ае эссе булыр дигән сүзләр дә йөри. Юраганнар юш килсә, бөтен җир бер вакытта өлгерәчәк, шуңа күрә кыр эшләрен тиз арада башкарырга туры киләчәк, - дип каршы алды безне хуҗалыкның баш агрономы Рамил Гатауллин. Рамил хуҗалыкта күптән түгел генә эшли башласа да, басу-кырларны шактый өйрәнергә дә өлгергән.

"Әсәнбаш Агро" җәмгыяте мәйданнарының зурлыгы белән аерылып тора. Биредә сөрүлекләр 10324 гектарны тәшкил итә. Шуның 1400 гектарын көзге культуралар, ә 2323 гектарын күпьеллык үләннәр алып тора, быел бөртеклеләр исә 2656 гектар мәйданда чәчеләчәк икән.

-Төп бурычыбыз - малларны азык белән тәэмин итү. Шуңа күрә 1500 гектар җирдә кукуруз, 1181 гектарда катнашма, 664 гектарда берьеллык үләннәр үстереләчәк, - диде баш агроном. - Чәчү - бик җаваплы чор, чөнки монда ялгышырга ярамый, яңадан тырмаларга, сукаларга да мөмкин, әмма тиешенчә чәчелмәгән җирне төзәтеп булмый, шуңа күрә бик игътибарлы булырга, барлык эшләрне дә тиешенчә башкарырга кирәк.

Әсәнбашлылар чәчүне башкарып чыгу өчен җитәрлек күләмдә орлык запасы булдырганнар, ашлама, ягулык-майлау материаллары белән дә авырлыклар юк, диделәр. Язгы кыр эшләрендә механизаторлар составы да тупланган, һәрберсенә бер ярдәмче билгеләнгән. Бүгенге көндә кырда 20дән артык техника эшли. "Хорш", "Моррис" чәчү комплекслары, гади чәчкечләргә ярдәмгә яңа СПУ агрегаты сатып алганнар.

МТЗ-1221 тракторын иярләгән Артем Васильев белән аның ярдәмчесе Александр Назаровны (рәсемдә) да басуда күпьеллык үләннәрне тырмалаган вакытта очраткан идек.

-Кырда саф һавада эшләве рәхәтрәк тә, күңеллерәк тә, - диде кыш буе ферма тирәсендә кайнашкан Артем Васильев. - Иртәнге сәгать дүрттә торып, басуга чыгабыз, кич белән ун-унберләрсез кайтып кереп булмый. Әмма авырсынмыйбыз, трактор гына көйсезләнмәсен.

Егетләр артык сөйләшеп тормадылар, тизрәк тимер атларына утырып эшләрен дәвам иттеләр. Көзге культураларын тырмалауда норма-смена 45 гектар, ә күпьеллык үләннәрдә илле гектар, диделәр. Уҗымнарны тырмалаган вакытта гектарлар артыннан куып кызулансаң, яңа баш калкыткан үләннәр җәрәхәтләнергә мөмкин, диде агроном.

"Заря" бүлекчәсенең басуында "Роса" агрегаты күренде. Ул килеп туктагач, егетләр, тиз генә сикереп төшеп, ашлама тутырдылар да, шул арада китеп тә бардылар. "Бу егетләрне тоткарлап булмый", - ди агроном. Кырчыларның эше бик кызу шул, һәр минуты-сәгате кадерле.

Игенчеләргә әле кара көзгә кадәр басу-кырларда эш бетәсе юк. Авыр хезмәтләрендә уңышлар телик аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев