5 май 2017 яңалыклары
-
Кукмарада салютны кайчан карарга?
7.30-8.30 сәгатьтә 25 мотоциклчыдан торган байкерлар колоннасының Кукмара шәһәре буйлап тантаналы йөрүе. 9.00 сәгатьтә Кукмарадагы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда җиңел атлетитка буенча эстафета. Яшь аермасы чикләнми, ике кыз, ике егет. 9.00-9.50 сәгатьтә - Кукмараның үзәк урамы буйлап механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасының, "Үлемсез полк" акциясендә катнашучыларның тантаналы төстә Җиңү паркына баруы....
-
Фирдүс Тямаевка концерт вакытында ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән
Йомышым төшеп ике көн буе Фирдүскә шалтыратып, язып тордым - җавап бирүче булмады. Бер дә аңа хас күренеш түгел, шундук хәбәргә чыга торган иде. Әллә берәр нәрсә булганмы үзенә дип белешә торгач, аның каты авырып китүе билгеле булды. - Быел чирләмәскә дип, көздән, концертлар алдыннан витаминнар, вируска каршы дарулар эчеп...
-
“Үлемсез полк”: Тимергалиев Әхәт Минегали улы
Минем бабам Тимергалиев Әхәт Минегали улы 1918 елның 20 октябрендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангада аңа 23 яшь була. 1939 елның 4 октябрендә бабам армиягә китә, ә 1941 елның 25 августында фронтка алына. Бөтен сугышны кичеп чыга. Җиңү көнен Прагада каршылый. 1943 елда "Батырлык өчен" медале, 1944 елда "Праганы азат...
-
Пенсия яшен озайтырга мөмкиннәр
Тәкъдим кабул ителсә, 2019 елдан башлап, пенсия яшен хатын-кызларга - 63, ир-атларга 65 яшькә кадәр озайтырга мөмкиннәр. (Казан, 5 май, "Татар-информ"). Стратегик эшләнмәләр үзәге (ЦСР) җитәкчесе, Россиянең финанс экс-министры Алексей Кудрин пенсия яшен арттыру исәбенә тотрыклы пенсия системасын булдыру тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта "Ведомости" яза. 2035 елга кадәр Стратегия...
-
Кәчимирдә Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды (фото)
-
"Үлемсез полк": Әһлиуллин Зиннур Хөснулла улы
Минем бабам Әһлиуллин Зиннур Хөснулла улы 1924 елда Күкшел авылында дөньяга килгән. 1942 елның 12 сентябрендә Кукмара хәрби комиссариаты тарафыннан яу кырына алына. Ул анда пулеметчы булып хезмәт итә. 1947 елның 4 февралендә демобилизацияләнеп, туган авылына әйләнеп кайта. Сугыштан соң "Татарстан" күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. 2007 елда вафат була. Бабам...
-
Өйдә пешерелгән наггетсы
Җырчы Айгөл Бариевадан балаларның яраткан ризыгы - наггетсы рецептын тәкъдим итәбез. Тавык түше, 2 йомырка, каты сыр, он, тоз һәм борыч, кыздыру өчен үсемлек мае кирәк булачак. Эш тәртибе: тавык түшен теләгән зурлыкта, әмма юка итеп турарга, тоз һәм борыч сибәргә, онда әвәләргә, аннары - йомыркада, сырда һәм ике ягын...
-
Район башлыгы җәяүләп Кукмара урамнарын йөреп чыкты (фото)
-
6 майда Кукмарада бердәм шимбә өмәсе узачак
Хөрмәтле районыбыз халкы! Санитар-экология икеайлыгы дәвам итә. Әйләнә-тирәбезне җыештыру буенча инде күп эш башкарылса да, әле кул тимәгән җирләр дә күп. Аларны тәртипкә китерү өчен 6 май - шимбә көнне район күләмендә өмә игьлан ителде. Әйдәгез, һәрберебез өмәдә актив катнашып, районыбыз территориясен җыештыруга, агачлар утыртуга өлеш кертик. Өмәдән фоторәсемнәр газета...
-
Ташлы Елга кызы Гөлназ Сәлламова көннәр саный
Гөлназ Сәлламова көннәр саный. Соңгы елда һәр көне аны хыялына якынайта. 23 яшьлек кыз нинди хыял диңгезендә йөзә дисезме? Бәлки, сөйгән ярын көтәдер, ә бәлки, акчалы эшкә урнашырга телидер, йә булмаса, чит илгә ялга барып кайтырга өметләнәме икән? Яшь чакта бәхет өчен күп кирәкмени соң... Гөлназга исә хыялы чынга ашсын...
-
Тат.Тулба клубы хезмәткәрләре һәйкәлне тәртипкә китерде (фото)
Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45нче ел истәлеге - тормышның үзе кебек мәңгелек. Бөек җиңүгә 72 ел тула. Тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган...
-
“Әсәнбаш Агро” җәмгыятендә сөрүлекләр 10324 гектарны тәшкил итә (фото)
Язның тынгысыз җилләре, якты кояш нурлары җирне өреп киптергәндәй тиз өлгертә. Басу-кырларда да игенчеләрнең эшләре кызганнан-кыза бара, әнә 1 Май бәйрәмен дә хезмәт белән кырда үткәрергә туры килде аларга. "Әсәнбаш Агро" җәмгыятендә дә җиң сызганып эшкә керешкәннәр: бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тырмалау, өстәмә тукландыру эшләрен тәмамлап, арпа чәчүгә керешкәннәр.
-
Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә (фото)
Өлге авыл китапханәсендә Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан "Мәңге яши Тукай безнең күңеләрдә" дигән КВН үткәрелде. Бу чараның максаты: балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам, балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү. КВН да "Шүрәле" һәм "Су анасы" командалары үзара көч сынашты. "Җавап тап", "Кайсы җавап...
-
Акциягә йомгак ясалды (фото)
"Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында уздырылган акциягә йомгак ясалды. Каз-үрдәк, чебеш асраучыларга "Тойма" җәмгыяте бүләк ясады. Абунәчеләр арасында үткәрелгән акциядә 81 кеше катнашты. Җиңгән өч укучыбыз берәр капчык (50 килограмм) яхшы сыйфатлы катнаш азыкка ия булды. Җиңүчеләр менә кемнәр: Равил Мөхәммәтгалиев, Күкшел Алевтина Федорова, Түбән Комар Николай Иванов, Түбән Үрәс....
-
Фаҗига: "Айдар туган көн буранлы иде - җир куенына салганда да шундый ук булды"
Чувашия Республикасына эш сәфәре белән баргач, Комсомол районының Урмай авылына да кереп чыгарга туры килде. Журналист икәнлегебезне белеп алган халык: «Авылыбыз күгендә кара кайгы. Җиде көн элек кенә унынчы сыйныф укучысы Айдарны җирләдек. Авылның күз өстендәге кашы иде егетебез. Мунчада ис тиеп кенә харап булды бит», - дип өзгәләнде. Без...