5 май 2017 яңалыклары
-
Кукмара буйлап байкерлар колоннасы йөриячәк
7.30-8.30 сәгатьтә 25 мотоциклчыдан торган байкерлар колоннасының Кукмара шәһәре буйлап тантаналы йөрүе. 9.00 сәгатьтә Кукмарадагы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда җиңел атлетитка буенча эстафета. Яшь аермасы чикләнми, ике кыз, ике егет. 9.00-9.50 сәгатьтә - Кукмараның үзәк урамы буйлап механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасының, "Үлемсез полк" акциясендә катнашучыларның тантаналы төстә Җиңү паркына баруы....
-
Кукмара районы мәктәпләре 2208 агач үсентесе утыртты (фото)
"Агач утырту" акциясенә район мәктәпләре дә актив кушылды. Укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән 344 миләш, 36 сирень, 65 алмагач, 815 нарат, 587 чыршы, 35 балан, 82 чия, 62 каен, 42 кара миләш, 24 юкә, 116 карлыган үсентесе утыртылды. Акция барышында тирә-юнь тәртипкә китерелде, чүп-чар җыештырылды, дип хәбәр иттеләр район мәктәптән...
-
Ирләргә ни җитми? 39 яшьлек ир 48 яшьлек хатынының алтынына кызыккан
2 майда Казанның "Авиатөзелеш" полиция бүлекчәсенә 48 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә һәм 50 мең сумлык алтын бизәнү әйберләрен урлаулары турында әйтә. Ханым караклар тәрәзәдән кергәннәр дип уйласа да, полицейскийлар башка фикергә килә. Алтынын югалткан ханым фатирга беркемне дә кертмәгәнен әйтә. Караклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Участковый каракны тиз арада...
-
Кукмараның балалар тынлы оркестры Казанның Кремль Яр буенда узачак концерт-марафонда катнаша
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан тормышка ашырыла торган "Тарихи хәтер" федераль партия проекты кысаларында Казанның Кремль Яр буенда республика фестиваленең "Парк һәм скверларда Җиңү музыкасы" дигән концерт-марафоны узачак. Әлеге чара Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан оештырыла. 6 майда сәгать 11.00дән сәгать 19.00га кадәр узачак концерт-марафонда...
-
Лубян көллияте студенты Лениногорск шәһәреннән бронза медаль белән кайтты
Лениногорск нефть техникумында "Яшьлек, иҗат, заман" дигән республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Анда Татарстанның 36 белем бирү оешмасыннан 59 студент катнашты. Лубян урман-техник көллияте студенты Светлана Щербакова "Медицина һәм сәламәтлек" дигән номинациядә өченче урынны алды. Котлыйбыз!
-
Кырау төшүе көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте Татарстан территоририясендә урыны белән 5 һәм 6 майда төнлә һәм иртән һава температурасы 0 дән -1 градуска кадәр салкынаячагы турында кисәтә. Шуның белән бергә җир катламында 0 дән -1 градуска кадәр салкынайтып, кырау төшүе мөмкин. 6 майда республиканың көньяк районнарында салкыннар...
-
Иң яхшы мәшгульлек үзәге – Кукмарада
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында "Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге - 2017" республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Беренчелеккә чыгу өчен Әлмәт, Буа, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Азнакай, Саба, Менделеевск, Минзәлә, Кукмара, Әлки һәм Лаештагы мәшгульлек үзәкләре көч сынашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Кукмарадагы хезмәт һәм мәшульлек үзәге иң яхшысы дип...
-
Кукмара музеенда балалар өчен бәйрәм узды (фото)
Бәйрәмгә Кукмараның "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Чарада малайлар һәм кызлар Габдулла Тукай әсәрләренең геройлары белән таныштылар, уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
"Үлемсез полк": Кабаев Галим Харис улы
Минем бабам Кабаев Галим Харис улы сугышның башыннан ахырына кадәр Югары Баш командование Резервының 175нче аерым автотранспорт батальонында шофер булып хезмәт иткән. Аңа чолганыштагы Ленинградка азык-төлек ташырга, Курс дугасындагы бәрелештә, Косунь-Шевченск һәм Яссо-Кишинев операцияләрендә катнашырга, Румыния, Венгрияне азат итәргә туры килгән. Җиңүне ул Австриядә каршы алган. Бабама сугыштан исән-сау кайтырга...