Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ирләргә ни җитми? 39 яшьлек ир 48 яшьлек хатынының алтынына кызыккан

2 майда Казанның "Авиатөзелеш" полиция бүлекчәсенә 48 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә һәм 50 мең сумлык алтын бизәнү әйберләрен урлаулары турында әйтә. Ханым караклар тәрәзәдән кергәннәр дип уйласа да, полицейскийлар башка фикергә килә. Алтынын югалткан ханым фатирга беркемне дә кертмәгәнен әйтә. Караклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Участковый каракны тиз арада...

2 майда Казанның "Авиатөзелеш" полиция бүлекчәсенә 48 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә һәм 50 мең сумлык алтын бизәнү әйберләрен урлаулары турында әйтә. Ханым караклар тәрәзәдән кергәннәр дип уйласа да, полицейскийлар башка фикергә килә.

Алтынын югалткан ханым фатирга беркемне дә кертмәгәнен әйтә. Караклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Участковый каракны тиз арада ачыклый. Тәрәзәдән кергән дип шикләнелгән карак фатирга матур гына итеп ишекне ачкыч белән ачып керүче адәм булып чыга. Ул - ханымның 39 яшьлек "граждан" ире. Ул алтыннарны аз-азлап - 3 рейс ясап ломбардка китерүен һәм акчасын үз кирәк ярагына тотуын таный. Үзенең "граждан" хатынының алтынын урлавын ул акча бик нык кирәк булу белән аңлата.

Ирнең ишек-тәрәзә ватмавын һәм моңарчы тәти егет булуын исәпкә алып, судка кадәр иреккә чыгарыла. Хәзер ханым "Ирләргә ышанма - Иделгә таянма" дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер тапкыр ышанган. Ә ир алтынның ломбардка караганда хатын-кызда булуы күпкә яхшырак дигән фикердә дип уйлый булса кирәк.

Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәте

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X