Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның балалар тынлы оркестры Казанның Кремль Яр буенда узачак концерт-марафонда катнаша

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан тормышка ашырыла торган "Тарихи хәтер" федераль партия проекты кысаларында Казанның Кремль Яр буенда республика фестиваленең "Парк һәм скверларда Җиңү музыкасы" дигән концерт-марафоны узачак. Әлеге чара Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан оештырыла. 6 майда сәгать 11.00дән сәгать 19.00га кадәр узачак концерт-марафонда...

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан тормышка ашырыла торган "Тарихи хәтер" федераль партия проекты кысаларында Казанның Кремль Яр буенда республика фестиваленең "Парк һәм скверларда Җиңү музыкасы" дигән концерт-марафоны узачак. Әлеге чара Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан оештырыла.

6 майда сәгать 11.00дән сәгать 19.00га кадәр узачак концерт-марафонда Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры да чыгыш ясаячак.

-Концертка балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлегендә шөгыльләнүче 25 бала бара. Алар Бөек Җиңүгә багышланган көйләр, маршлар уйнаячак, татар халык көйләрен дә башкарачак, - ди Кукмараның тынлы оркестр җитәкчесе Марат Хәсәнов. - Казанда үтәчәк мондый зур чарада беренче тапкыр катнашуыбыз. Шуның өчен бераз дулкынланабыз да. Әмма әзерлек көчле, укучылар уңышлы чыгыш ясарлар дип ышанам. Безнең чыгыш көндезге сәгать 12.00ләргә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk