Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тат.Тулба клубы хезмәткәрләре һәйкәлне тәртипкә китерде (фото)

Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45нче ел истәлеге - тормышның үзе кебек мәңгелек. Бөек җиңүгә 72 ел тула. Тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган...

Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45нче ел истәлеге - тормышның үзе кебек мәңгелек.
Бөек җиңүгә 72 ел тула. Тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Без, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре, һәр елны һәйкәл янын чистартып, агартып куябыз. Җәй көне исә үскән чүпләрен чистартып торабыз.
Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр. Тыныч көннәребезнең кадерен белик! Сугыш дигән афәтне беркемгә дә күрергә язмасын!
Гөлнара Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев