Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә (фото)

Өлге авыл китапханәсендә Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан "Мәңге яши Тукай безнең күңеләрдә" дигән КВН үткәрелде. Бу чараның максаты: балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам, балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү. КВН да "Шүрәле" һәм "Су анасы" командалары үзара көч сынашты. "Җавап тап", "Кайсы җавап...

Өлге авыл китапханәсендә Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан "Мәңге яши Тукай безнең күңеләрдә" дигән КВН үткәрелде. Бу чараның максаты: балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам, балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү.

КВН да "Шүрәле" һәм "Су анасы" командалары үзара көч сынашты.

"Җавап тап", "Кайсы җавап дөрес", "Мәкальне дәвам ит" һәм башка кызыклы бәйгеләрдә укучылар бик теләп катнаштылар. Ике команда да үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын күрсәтте, Г.Тукай шигырьләрен сөйләде. Шуннан соң балалар шагыйрьнең иҗатына багышланган презентация карадылар, "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән стенд-күргәзмәне кызыксынып күзәттеләр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Викторина бик кызык, мавыктыргыч булды.

Альбина Салихова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев