Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ташлы Елга кызы Гөлназ Сәлламова көннәр саный

Гөлназ Сәлламова көннәр саный. Соңгы елда һәр көне аны хыялына якынайта. 23 яшьлек кыз нинди хыял диңгезендә йөзә дисезме? Бәлки, сөйгән ярын көтәдер, ә бәлки, акчалы эшкә урнашырга телидер, йә булмаса, чит илгә ялга барып кайтырга өметләнәме икән? Яшь чакта бәхет өчен күп кирәкмени соң... Гөлназга исә хыялы чынга ашсын...

Гөлназ Сәлламова көннәр саный. Соңгы елда һәр көне аны хыялына якынайта. 23 яшьлек кыз нинди хыял диңгезендә йөзә дисезме? Бәлки, сөйгән ярын көтәдер, ә бәлки, акчалы эшкә урнашырга телидер, йә булмаса, чит илгә ялга барып кайтырга өметләнәме икән? Яшь чакта бәхет өчен күп кирәкмени соң...

Гөлназга исә хыялы чынга ашсын өчен 2,5 миллион сумга якын акча таләп ителә. Юк, хыялланган туй күлмәгенә дә, Җир Шарын әйләнеп чыгарга да түгел. Бары тик тормышын дәвам итү, көндәлек тән газаплырыннан, сызлануларыннан арыну өчен.

Кукмара районының Ташлы Елга авылында яшәүче кыз нәни чактан ук башка балалар кебек тулыканлы тормыш белән яши алмый. Яшьтәшләре кебек урам буйлап йөгерүләр, җәен сәпидтә җилдерүләр, кышын тимераяк-чаңгыда шуулар аңа насыйп булмый.

Туганда сау-сәламәт балалардан берничек аерылмаса да, үсә төшкәч, 7 айлык вакытларда, әнисе кызы хәрәкәтләрендә тайпылышлар сизә башлый. Шунда табиблар балага ДЦП (балалар церебраль параличы) диагнозы куя. Моны туганда алынган җәрәхәтләр белән бәйлиләр.

Нәни вакыттан кыз балага култык таягына таянып йөрергә туры килә - чөнки аяклары көчсез, тәнен күтәреп йөртер хәлдә булмый. Әмма шулай булса да, ул әле "үз аягында" хәрәкәтләнә. Беренче елларны яшьтәшләре белән бергә мәктәпкә дә йөреп укый. Аннары исә инде Гөлназга монысы да авырлаша.

Умыртка сөягенә йөкләнеш артуы, култык таягына да таянып йөрүне чикләргә мәҗбүр итә. Гадәти методлар - массаж, физкультура, дарулар инде ярдәм итми башлый. 12 яшьлек кызга инвалид коляскасына утырырга һәм инде шул рәвешле генә хәрәкәтләнергә кала.

Әмма кыз төшенкелеккә бирелми. Ул бит исән, ул яши, димәк, мөмкинлекләре чикле булса да, тормышы дәвам итә. Гөлназ уңышлы гына мәктәпне тәмамлый. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Һәм инде, билгеле, сыйныфташлары кебек үк укырга керергә - югары белем алырга өметләнә. Казан инновация институтына дистанцион рәвештә укырга керә. 2015 елда ул "Татарстан энҗе бөртеге" үзенчәлекле хатын-кызлар матурлык бәйгесендә катнаша һәм икенче урын яулый. Гөлназ китаплар укырга ярата, үзе дә каләм тибрәтә - эсселар яза. Шулай ук кул эшләре белән дә мавыга - чигәргә бик ярата.


Ике айдан инде Гөлназ Сәлләмова дипломлы психолог булып чыгачак. Зур тормыш сынаулары кичергән, авырлыклар күргән, әмма шат күңелле, аралашучан, ачык булып кала алган кыз төрле тормыш кыенлыклары кичергән кешеләргә психологик ярдәм күрсәтергә хыяллана.

Әмма утырып тормыш итү һәм көчсез мускуллар нәтиҗәсендә, Гөлназның умыртка сөяге тиешле туры торышын саклап кала алмый, зәгыйфләнә башлый. Елдан-ел сколиоз үсеш ала. Бүген инде 4 дәрәҗәдәге сколиоз диагнозы куелган. Бу авыру төз утыруга гына йогынты ясаса бер хәл. Көннән-көн Гөлназга сулыш алу авырая,тыны кысыла, йөрәгенә йөкләнеш килә. Гөлназның кабыргалары яшәү өчен мөһим органнарын кыса.

Иртән торуга Гөлназга умырткасының алга таба зәгыйфьләнүен чикләү өчен каты корсет кияргә туры килә. Әмма әлеге корсет белән кыз иң күбе 3-4 сәгать кенә йөри ала. Аннары ул аның тәнен кыра, яралый башлый. Канга кадәр кырылган урыннар, җәрәхәтләр төзәлергә дә өлгерми, икенче көнне шул ук яраларны корсет яңадан "уята".


- Берничә ел элек мин үз хәлемне җиңеләйтү, тормышны дәвам итү мөмкинлекләрен эзли башладым. Чөнки болай дәвам итсә, көннәрнең берендә инде мин бөтенләй сулыш ала алмаска мөмкинмен. Ә табиблар миңа ярдәм итәр хәлдә икән бит. Мәскәүнең нейрохирургия үзәкләренең берсендә минем кебек очракларда кешеләргә булышалар. Умыртка сөягенә махсус конструкция кертеп утыртылачак. Һәм шуннан соң әкренләп аркам төз сыйфатка кайта башлаячак, эчке органнар исә үз тиешле урынына кайтачак, - дип сөйли Гөлназ.

Әлеге конструкция һәм операция бәясе генә 2 467 880 (! ) сум тәшкил итә. Гөлназ Сәлләмова гаиләсенең мондый акчаларны табу мөмкинлеге юк. Ә Гөлназның бик тә яшисе, үз аякларында йөрү насыйп булмаса да, төз утырасы килә.


Мәрхәмәтле кешеләр ярдәменнән ташламый. Туган Кукмарасында Гөлназга ярдәм итү өчен хәйрия концертлары оештырыла, мәчетләр бик зур ярдәм күрсәткән, туганнары, дуслары, таныш-белешләре дә барысы, мөмкинлеге булганча, ярдәм кулы суза. Интернетта Гөлназга ярдәм итү буенча төркем эшләп килә. Көн саен таныш булмаган киң кешеләр дә табылып, көченнән килгәнчә, ярдәм итә. Кем 100, кем 200, кем 1 мең күчерә. Әмма сумманың нинди күләмдә булмасын, бүген Гөлназ өчен һәр тиене кадерле. Тамчы-тамчы бик зур сумма 2 060 595 сум акча тупланган инде. Гөлназга хыялына якынлашу өчен 407 285 сум җитми. Башкалар ярдәм итәр әле, дип кул селтәмәсәк иде. Һәрбер кеше үзеннән өлеш кертсә, әле генә яши башлаган кызның тормышын җиңеләйтер, аның гомерен саклап калыр идек.

Ярдәм өчен реквизитлар:
СБЕРБАНК: номер карты 4817 7600 1185 5941
Получатель : Саллямова Гульназ.
МЕГАФОН: +7 937 570 67 45
КИВИ КОШЕЛЕК: +7 927 437 41 12
ЯНДЕКС КОШЕЛЕК: 410014142726385


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев