Кукмарада язгы кыр эшләре бара
Районның барлык хуҗалыкларында да язгы кыр эшләре башланып китте.
Быел 16 мең 105 гектарда күпьеллык үләннәрне, 10 мең 351 гектарда уҗым культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру бурычы тора. Язгы чәчү исә 51 мең 821 гектарда башкарылачак, шуның 24 мең 710 гектарында бөртекле культуралар игеләчәк. Хуҗалыкларга язгы чәчүгә барлыгы 8 мең 105 тонна орлык кирәк. Күп хуҗалыкларда чәчүлек материал яңартылып, югары сыйфатлы орлыклар алынды. Хәзерге вакытта орлыкларны агулау эшләре бара, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев