“Урал” хуҗалыгында семинар үткәрелде (фото)
"Урал" хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның өч айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.
Әлеге чарада катнашучылар мегафермада булдылар, төзелеп килүче мал торакларын, күптән түгел генә эшли башлаган катнаш азык әзерләү цехын, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен, силос траншеясын карадылар, шулай ук машина-техника паркында, амбар алдында булып, ураллыларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштылар.
Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.
Ризилә КОРБАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев