Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Табигатьтән старт көтәләр

Халык әйтсә, хак әйтә, дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәгәндер. Кәчимирдән һава торышы белән кызыксынып, күзәтүләр алып барган "авыл синоптигы" Салих абый Шәрипов быел яз соңга калып киләчәк дигән фаразларын җиткергән иде, чыннан да, дөреслеккә туры килде бит. Кояшлы яз әле килергә ашыкмаса да, үзәнлекләрдәге, тау битләрендәге калын кар катламнары...

Ел саен язгы кыр эшләрен башлап җибәргән мәлдә "Урал" хуҗалыгында семинар-киңәшмәгә җыйналу матур традициягә әйләнде. Бу юкка гына түгел, билгеле, чөнки биредә хуҗалык җитәкчеләренә дә, белгечләргә дә өйрәнерлек, тәҗрибә тупларлык мәгълүмат җитәрлек. Бар җирдә тәртип, эшләрендә - оешканлык. Терлекчелек тармагын да, үсемлекчелекне дә аксатмыйча алып баралар. Шул ук вакытта зур төзелеш эшләре башкарырга, хуҗалыкны яңа техника, җиһазлар белән баетырга да мөмкинлек табалар. Яңа төзелгән катнаш азык цехының җиһазлары гына да 12 миллион сумнан артыкка төште, диделәр.

Төп акча керемен терлекчелек тармагы бирсә, малларны сыйфатлы азык белән тәэмин итү игенченең җилкәсенә төшә. Ураллылар быел да язгы кыр эшләренә ныклап әзерләнгәннәр. Парк алдына тезеп куелган техникалар сәгате-минуты белән басуга чыгып китәргә әзер. Тимер атларны иярләгән механизаторлар да сыната торганнардан түгел, үз эшләренең осталары, диләр.

- "Урал" хуҗалыгының 4400 гектар сөрүлек җирләре бар.Шуның 390 гектарын уҗым культуралары, 850 гектарын күпьеллык үләннәр алып тора. 290 гектар җир парга калдырылып, тирес кертелде. Ә калган 2870 гектар мәйданда сабан культуралары чәчеләчәк. Шуның 1970 гектарында бөртеклеләр, 1950 гектарында азык культуралары игәргә уйлыйбыз. Шулай ук югары керемле (маржиналь) культуралардан 100әр гектарда орлыкка кукуруз һәм рапс, 150 гектарда борчак чәчеләчәк. Һәр культураның уңышы төрле елны төрлечә була, шуңа күрә барысының да икешәр сортын булдырырга тырышабыз, - диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов. - Барлык чәчүлек материал да лабораториядә тикшертелде. Бүгенге көндә орлыкларны агулау бара.

Баш агроном үзе үткәргән тәҗрибә, өйрәнүләрдән чыгып, орлыкны эшкәрткән вакытта агуның тигез күләмдә керергә тиешлеген дә билгеләп үтте. Җәй көне генә агроном булып эш бармый, югары уңыш алырга теләсәң, кыш көне дә белгечлегең турында онытмыйча, тәҗрибәләр үткәрергә, өйрәнергә, эзләнергә кирәклеге - бәхәссез.

Ураллылар уҗымнарны өстәмә тукландыруны "Туман" агрегаты һәм аннан соң чәчкечләр белән дә башкарачаклар икән. Моның өчен җитәрлек күләмдә минераль ашлама туплаганнар. Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә гектарына 95 килограммнан туры килә, дип билгеләп үттеләр.

Язгы кыр эшләрендә барлыгы 51 берәмлек техника катнашачак. Көннәр уңай торса, чәчү кампаниясен ун көндә башкарып чыгарга исәплиләр.

-Бүгенге очрашу хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр өчен уку, өйрәнү формасында үтте, биредә яңалыклар бик күп, шуңа күрә һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүмат туплап, аны эш барышында куллансын иде, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, "Урал" хуҗалыгында башкарылган эшләргә югары бәя биреп. - Алда безне зур эшләр көтә. Чәчү кампаниясен бер команда булып, бергә-бергә, өзеклекләрсез башкарып чыгарбыз дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев