Татарстанда арзанлы авиабилетлар белән бәйле мошенниклык схемасы турында сөйләделәр
Авиабилетларны башка кеше исеменә рәсми рәвештә яңадан теркәү мөмкин түгел.
Татарстан Республикасы прокуратурасында мошенникларның яңа схемасы турында хәбәр иттеләр: кешеләрне арзанлы авиабилетлар вәгъдә итеп алдыйлар. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Мошенникларның схемасы ике этаптан тора. Башта алар социаль челтәрләрдә рейска ташлама алырга теләүчеләрне таба һәм субсидияле билетларын сатып алырга тәкъдим итә. Моны корбаннарга үзләре оча алмау сәбәпле билетларын сатарга мәҗбүр булулары белән аңлата.
Шуннан соң билетны корбанның исеменә яңадан рәсмиләштерәләр. Моның өчен сатып алучыга документларының фотографиясен һәм комиссия, билет бәясенең бер өлешен яки тулы бәясен җибәрергә кушалар. Акча килү белән, мошенниклар корбан белән язышкан чатны юкка чыгара һәм корбанны блокировкалый.
«Авиабилетларны башка кеше исеменә рәсми рәвештә яңадан теркәү мөмкин түгел. Моннан тыш, бу процедураны интернеттагы таныш булмаган кешеләргә ышанып тапшырырга ярамый», — диделәр прокуратурада.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев