Вахит авылында мәчет ачылды(+фото)
Бүген Вахит авылы тарихына алтын хәрефләр белән языла торган вакыйга булды. Җирле халык, читтә яшәүче авылдаш-якташларның, гомумән, дин кардәшләрнең ярдәме белән төзелгән бик матур, күркәм дин йорты үзенең ишекләрен ачты. Бу көн күпләрнең хәтерендә зур вакыйга булып кереп калыр. Мәчетнең имамы Зиннур хәзрәт Сәмигуллин һәркемгә рәхмәт сүзләрен ирештереп: "Кылган изгелекләрегез...
Бүген Вахит авылы тарихына алтын хәрефләр белән языла торган вакыйга булды. Җирле халык, читтә яшәүче авылдаш-якташларның, гомумән, дин кардәшләрнең ярдәме белән төзелгән бик матур, күркәм дин йорты үзенең ишекләрен ачты. Бу көн күпләрнең хәтерендә зур вакыйга булып кереп калыр. Мәчетнең имамы Зиннур хәзрәт Сәмигуллин һәркемгә рәхмәт сүзләрен ирештереп: "Кылган изгелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезгә савабын бирсен", - дип теләде. Әлеге тантаналы чарага район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка мәртәбәле кунаклар да күп килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев