Татарстанда Сабан туйлары кайчан узачагы билгеле булды
Көн темасы

Татарстанда Сабан туйлары кайчан узачагы билгеле булды

Тиешле указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган

Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 8-9 июньдә; Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә - 16 июньдә; Татарстан башкаласы Казанда 23 июньдә узачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә күрсәтелгән вакытта бәйрәм чараларын оештыру йөкләнә.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев