Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 46 яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 46 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, калган 27 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 46 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, калган 27 кеше өендә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган.

Авыручыларның күбесе Казанда – 18 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә - 11, Алабуга, Яшел Үзән, Чирмешән районнарында – 2шәр, Әлмәт, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Түбән Кама, Норлат, Питрәч, Саба, Тәтеш, Тукай районнарында - берәр.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3914 очрагы расланган.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев