Тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум тәшкил итәчәк
Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү һәр ветеранга 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
Ветераннар һәм иҗтимагый патриотик берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда Бөек Ватан сугышында Җиңү еллыгына гадәттә бер тапкыр бирелә торган түләүләр ветераннарга 10 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә 5 мең сум тәшкил итә, диде РФ Президенты.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев