Сергей Димитриев шәһәр көне уңаеннан кукмаралыларны бәйрәм белән котлады
Көн темасы

Сергей Димитриев шәһәр көне уңаеннан кукмаралыларны бәйрәм белән котлады

"Сәнәгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача", - диелә котлауда

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев 29 август - шәһәр көне уңаеннан кукмаралыларны бәйрәм белән котлады.

- Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, - диелә котлауда. - Сәнәгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлыгы үз төбәгебезне, республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләрен күрергә язсын.

 

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев