Сергей Димитриев кукмаралыларны 1 Май бәйрәме белән котлады
Бу бәйрәм – хезмәт кешесенә карата олы хөрмәт билгесе. Бүген һәр тармакта барган уңай үзгәрешләргә районыбыз халкының һәркайсы үзеннән зур өлеш кертә, диелә котлауда
Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны 1 Май бәйрәме белән котлады.
- Бу бәйрәм – хезмәт кешесенә карата олы хөрмәт билгесе. Бүген һәр тармакта барган уңай үзгәрешләргә районыбыз халкының һәркайсы үзеннән зур өлеш кертә, - диелә котлауда. - Сәнәгать предприятиеләрендә югары сыйфатлы продукция җитештерелә, эшмәкәрлек көннән-көн үсә, авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре башланып китте, социаль-чисталык икеайлыгы кысаларында әйләнә-тирәбез тәртипкә китерелә. Уртак тырышлык белән киләчәктә дә районыбыз чәчәк атар, һөнәрле, тырыш халкыбыз мул тормышта яшәр дип өметләнәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев