Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Ринат Садыйков Зур Кукмарада төзекләндерелгән «Ялкын» яшьләр үзәге ачты

«Спорт залыннан тыш яшьләрнең башка төрле иҗади кызыксынуларын да чынга ашыручы әлеге үзәк районның гөрләп эшләп торучы бер ноктасына әверелсен», — диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры.

Бүген Зур Кукмара авылында мөһим вакыйга булды: зур төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң «Ялкын» спорт комплексы яңарып, матурланып «Ялкын» яшьләр үзәге буларак ачылды.

Ринат Садыйков Зур Кукмарада төзекләндерелгән «Ялкын» яшьләр үзәге ачты

Әлеге матур чарага республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков та килде.

Ринат Садыйков Зур Кукмарада төзекләндерелгән «Ялкын» яшьләр үзәге ачты

«Бүген истәлекле көн. Кукмара өчен генә түгел, бөтен Татарстанга да. Чөнки республикада тагын бер Яшьләр үзәге ачылды. Моңа кадәр матур ук булмаган бина яңартылып, нинди зур үзгәрешләр белән яшьләр кулына, үсеп килүче буынга тапшырыла. иң мөһиме: ул бүген генә түгел, иртәгә, икенче атнага да эшләсен, гомүмән озак еллар игелекле хезмәт күрсәтсен. Кукмара гөрли, Кукмара яшәрә, яшьләр туган якларына тартыла. Спорт залыннан тыш яшьләрнең башка төрле иҗади кызыксынуларын да чынга ашыручы әлеге үзәк районның гөрләп эшләп торучы бер ноктасына әверелсен», — дип котлау сүзен башлады Казан кунагы.

Ринат Садыйков Зур Кукмарада төзекләндерелгән «Ялкын» яшьләр үзәге ачты

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев