Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары белән берлектә, талантлы балаларны ачыклау, аларны иҗади эшчәнлекккә этәрү, татар телен саклау һәм үстерү проблемаларына юнәлтелгән "Сәйяр" балалар-яшүсмерләр театрының республикакүләм фестиваль-конкурсын уздырды. Җиңүчеләрне тәбрикләү Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте. 200дән артык балалар театр коллективы...
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары белән берлектә, талантлы балаларны ачыклау, аларны иҗади эшчәнлекккә этәрү, татар телен саклау һәм үстерү проблемаларына юнәлтелгән "Сәйяр" балалар-яшүсмерләр театрының республикакүләм фестиваль-конкурсын уздырды. Җиңүчеләрне тәбрикләү Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте. 200дән артык балалар театр коллективы катнашкан бәйгедә поселокның "Ләйсән" балалар бакчасы өченче урынны алды. Чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!
.jpg)
.jpg)
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев