Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан ишегалдын Кукмара районы тәкъдим итте
Көн темасы

Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан ишегалдын Кукмара районы тәкъдим итте

Сабан туе дистәләгән төбәктән татар милли-мәдәни оешма вәкилләрен, кунакларны һәм катнашучыларны үзенә җыйды.

Бу көннәрдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә XV Бөтенроссия авыл Сабантуе уза. Әлеге милли бәйрәмдә Кукмара районы Татарстан ишегалдын тәкъдим итте. Анда халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләре чагылдырылды.

Кукмара районы Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан ишегалдын тәкъдим итте

Кукмара ишегалдына бик күп бәйрәм кунаклары керде. Алар күргәзмәләр, Кукмара металл савыт-сабалар, киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы, Лубян урман-техник көллияте алып килгән продукцияләр белән кызыксындылар, мастер-классларда катнаштылар. Кунаклар районда җитештерелгән товарның төрлелегенә, музей экспонатларының матур итеп бирелешенә дә игътибар итми калмады.

Кукмара районы Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан ишегалдын тәкъдим итте

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев