Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев мөэмин-мөселманнарны изге Ураза гаете белән котлады
Ураза гаете — Рамазан аеның күркәм йомгагы, һәр йортка шатлык, күңелләргә тынычлык һәм өмет алып килүче якты бәйрәм.
Сергей Димитриев барлык мөселманнарны ихлас күңелдән изге Ураза гаете белән тәбрик итә.
«Рамазан ае — рухи пакьләнү, сабырлык, игелек һәм мәрхәмәт ае. Бу изге чорда мөселманнар ураза тотып, күңелләрен чистарта, яхшы гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтыла.
Ураза гаете — Рамазан аеның күркәм йомгагы, һәр йортка шатлык, күңелләргә тынычлык һәм өмет алып килүче якты бәйрәм. Бу көннәрдә туганнарыбызны, якыннарыбызны барлыйбыз, өлкәннәребезгә хөрмәт күрсәтәбез, игелекле гамәлләр кылырга тырышабыз. Әлеге күркәм традицияләр җәмгыятебездә рухи кыйммәтләрне сакларга, кешеләр арасында дуслык һәм бердәмлекне ныгытырга ярдәм итә.
Районыбыз мөселманнары да әхлакый кыйммәтләрне, милли һәм рухи традицияләрне саклауга, яшь буынны тәрбияләүгә, җәмгыятебездә татулык һәм үзара аңлашу мохитен ныгытуга зур өлеш кертә.
Бу изге бәйрәм көнендә һәркайсыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм муллык телим. Йортларыгызда һәрчак тынычлык, бәрәкәт һәм җылылык хөкем сөрсен. Кылган изге гамәлләрегез, тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын. Ураза гаете мөбарәк булсын!» — диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев