Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдектә ике егетне зурлап армиягә озаттылар (фото)

Зур Сәрдектә авылының ике егетен армия сафларына озату тантанасы булды, дип хәбәр итте Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова. -Ришат Зарипов, Айнур Шәфигуллиннар - спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашкан егетләребез. Табигать кочагында корылган мул табыннар артында, пылау пешкән казан янында егетләребезгә изге теләкләр юллап, истәлек бүләкләре...

Зур Сәрдектә авылының ике егетен армия сафларына озату тантанасы булды, дип хәбәр итте Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова.

-Ришат Зарипов, Айнур Шәфигуллиннар - спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашкан егетләребез. Табигать кочагында корылган мул табыннар артында, пылау пешкән казан янында егетләребезгә изге теләкләр юллап, истәлек бүләкләре һәм "Ак калфак" оешмасы чиккән кулъяулыклар бүләк ителде. Егетләрнең әти-әниләре, укытучылары, барлык дуслары җыелган түгәрәк табын таңга кадәр гөрләде, - ди Рәмзия Хөсәенова. - Исән-имин туган як туфрагына аяк басарга насыйп булсын сезгә, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев