Вахит егете Нияз Кәримуллин Халыкара фестивальдән диплом белән кайтты (фото)
Хәбәрләр

Вахит егете Нияз Кәримуллин Халыкара фестивальдән диплом белән кайтты (фото)

Чувашия Республикасының Комсомол районы, Урмай авылында V Халыкара "Урмай-Зәлидә" төрки мәдәният фестивале узды. Фестивальдә җир шарының 11 төбәгеннән 380 кеше катнашты. Катнашучылар "Фольклор ансамбль", "Этно-фольклор бию", "Вокал-соло", "Традицион уен коралларында башкаручы" номинацияләрендә көч сынашты. Якташыбыз, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институтының 3 курс студенты Нияз Кәримуллин әлеге фестивальдә катнашып,...

Чувашия Республикасының Комсомол районы, Урмай авылында V Халыкара "Урмай-Зәлидә" төрки мәдәният фестивале узды. Фестивальдә җир шарының 11 төбәгеннән 380 кеше катнашты. Катнашучылар "Фольклор ансамбль", "Этно-фольклор бию", "Вокал-соло", "Традицион уен коралларында башкаручы" номинацияләрендә көч сынашты. Якташыбыз, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институтының 3 курс студенты Нияз Кәримуллин әлеге фестивальдә катнашып, "Вокал-соло" номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. (Җитәкчесе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Яхъяев Марат Гомәр улы).

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев