Вахит балалар бакчасында “Гаилә көне” үтте
Хәбәрләр

Вахит балалар бакчасында “Гаилә көне” үтте

Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аның җылылыгы да көчле була. Вахит балалар бакчасында Гаилә көне уңаеннан зур бәйрәм оештырдык. Бәйрәмдә балалар, әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Авылыбызның иң матур гаиләләре: Гыйльметдиновлар, Гыйльмуллиннар, Сәмигуллиннар һәм Габделхаковлар үзләренең тырыш, матур гаилә икәнлекләрен тагын бер расладылар. Бәйрәм кичәсе җыр-бию, кызыклы...

Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аның җылылыгы да көчле була.

Вахит балалар бакчасында Гаилә көне уңаеннан зур бәйрәм оештырдык. Бәйрәмдә балалар, әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Авылыбызның иң матур гаиләләре: Гыйльметдиновлар, Гыйльмуллиннар, Сәмигуллиннар һәм Габделхаковлар үзләренең тырыш, матур гаилә икәнлекләрен тагын бер расладылар. Бәйрәм кичәсе җыр-бию, кызыклы уеннар, мавыктыргыч сораулар белән үрелеп барды. Бу бәйрәмнән барысы да бик канәгать булып калдылар. Тормышыбыз матур, илебез тыныч, гаиләләребез имин , балаларыбыз бәхетле булсыннар!

Ләйсән Гыйльметдинова, Вахит балалар бакчасы тәрбиячесе

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев