“Тылсым”да ял итүчеләр “Ләйсән” балалар бакчасында кунак булды
Үзәктә ял итүчеләр, бакча белән танышкач, балалар белән очраштылар. Бакча мөдире Миләүшә Равил кызы һәм районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина милли тәрбия бирү, гореф-гадәтләрне балаларга тапшыруның мөһимлеге турында чыгыш ясадылар. Балалар кунакларга "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Малай-кызларның әкиятне чын күңелдән бирелеп уйнаулары, аларның осталыклары һәркемнең...
Үзәктә ял итүчеләр, бакча белән танышкач, балалар белән очраштылар. Бакча мөдире Миләүшә Равил кызы һәм районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина милли тәрбия бирү, гореф-гадәтләрне балаларга тапшыруның мөһимлеге турында чыгыш ясадылар. Балалар кунакларга "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Малай-кызларның әкиятне чын күңелдән бирелеп уйнаулары, аларның осталыклары һәркемнең күңеленә хуш килде, дип хәбәр итте районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев