Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнде

Казаныбыз, аның тарихи һәйкәлләре 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына эләгергә мөмкин. Яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурсны Россия Үзәк банкы игълан итте. Тавыш бирүнең беренче этабы "Твоя-Россия.рф" сайтында 28 июльгә кадәр барды. 5 мең тавыш җыйган шәһәрләр исемлегендә Казанның тариһи һәйкәлләре: Казан Федераль университеты, Казан Кремле һәм Кол Шәриф...

Казаныбыз, аның тарихи һәйкәлләре 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына эләгергә мөмкин.

Яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурсны Россия Үзәк банкы игълан итте.
Тавыш бирүнең беренче этабы "Твоя-Россия.рф" сайтында 28 июльгә кадәр барды. 5 мең тавыш җыйган шәһәрләр исемлегендә Казанның тариһи һәйкәлләре: Казан Федераль университеты, Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете дә бар.

5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта "Иҗтимагый фикер" фонды сораштыру оештырачак. Аның нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм алардагы 20 истәлекле урын сайлап алыначак.

Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк. Ул вакытта "Твоя-Россия.рф" сайтында, я федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп булачак. Моннан тыш, 7 октябрь көнне "Россия 1" телеканалы эфирында SMS аша да тавыш биреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев