Тат.Тулба китапханәсендә "Мәдәният дәресе" узды (фото)
Татарстаныбыз мәдәнияте, халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект, балаларда гына түгел, без - китапханәчеләрдә дә зур кызыксыну уята. Укучыларга мәдәният төшенчәсен аңлату, мәдәни йолаларыбызның төрлелеген күрсәтү, күзаллауларын киңәйтү; рухи, матди һәм мәдәни кыйммәтләргә; күпмилләтле илебездә төрле мәдәни йолаларга, тарихыбызга сакчыл караш тәрбияләү; мәдәни...
Татарстаныбыз мәдәнияте, халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект, балаларда гына түгел, без - китапханәчеләрдә дә зур кызыксыну уята.
Укучыларга мәдәният төшенчәсен аңлату, мәдәни йолаларыбызның төрлелеген күрсәтү, күзаллауларын киңәйтү; рухи, матди һәм мәдәни кыйммәтләргә; күпмилләтле илебездә төрле мәдәни йолаларга, тарихыбызга сакчыл караш тәрбияләү; мәдәни урыннар белән таныштыру максатыннан быел да "мәдәни дәрес" уздырылды.
Мәдәни көндәлекле булган укучыларның максаты - уку елы дәвамында әти-әниләре белән бергәләп китапханә, музей, кинотеатрларга, башка шәһәрдәге тарихи-истәлекле урыннарга бару. Аны тутырганда фотолар, рәсемнәр белән бизәргә, үз фикереңне язып куярга кирәк икәнлеге дә әйтеп узылды.
Гөлнара Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев