Татарстаннан беренче космонавт галәмгә очты
19 октябрь көнне Байконур космодромыннан «Союз МС-02» корабле космоска очты. Әлеге корабльдәге 3 кешелек экипажны Татарстан егете Сергей Рыжиков җитәкли. Корабль Халыкара космик станциясенә чыгачак, галәмдә барлыгы 54 тәҗрибә үткәрергә ниятлиләр. Монда авырлыксызлык шартларында борыч үстереп карау, айда йөри торган җайланма белән ерак арадан идарә итү кебек тәҗрибәләрне сынау да...
19 октябрь көнне Байконур космодромыннан «Союз МС-02» корабле космоска очты. Әлеге корабльдәге 3 кешелек экипажны Татарстан егете Сергей Рыжиков җитәкли. Корабль Халыкара космик станциясенә чыгачак, галәмдә барлыгы 54 тәҗрибә үткәрергә ниятлиләр. Монда авырлыксызлык шартларында борыч үстереп карау, айда йөри торган җайланма белән ерак арадан идарә итү кебек тәҗрибәләрне сынау да кергән, дип хәбәр итә Роскосмос.
Кыскасы, җиргә космонавтлар 130 тәүлектән соң гына әйләнеп кайтачак.
Сергей Рыжиков Татарстаннан галәмгә очкан беренче космонавт. Тумышы белән Бөгелмәдән булган ир-атка 42 яшь, ул озак еллар Төмән өлкәсендә яшәгән. Югары хәрби авиация очучылар училищесын төгәлләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев