Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан сулыкларында фаҗига: ике көймә әйләнеп капланган

Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында биш гадәттән тыш хәл теркәлгән: үлүчеләр һәм коткарылган кешеләр дә бар. Кичә, 24 июльдә, Татарстан сулыкларында ике кеше батып үлгән, дүртесе коткарылган. Моннан тыш, Чаллыда 1984 елгы бер ир-ат эзсез юкка чыккан. Аны да "Навигатор" җилкәнле спорт мөктәбе янындагы сулыкта батып үлгән, дип фаразлыйлар. Кичә башкарылган...

Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында биш гадәттән тыш хәл теркәлгән: үлүчеләр һәм коткарылган кешеләр дә бар.

Кичә, 24 июльдә, Татарстан сулыкларында ике кеше батып үлгән, дүртесе коткарылган. Моннан тыш, Чаллыда 1984 елгы бер ир-ат эзсез юкка чыккан. Аны да "Навигатор" җилкәнле спорт мөктәбе янындагы сулыкта батып үлгән, дип фаразлыйлар. Кичә башкарылган эзләү операциясе нәтиҗә бирмәгән.

Суга батып үлүчеләр - 1965 һәм 1962 елгы ике ир-ат. Беренчесенең үле гәүдәсен Нурлат районындагы Яңа Тумба авылындагы буадан табып алсалар, икенчесе Югары Ослан районында Иделдә көймә әйләнеп каплану аркасында баткан. Көймәдә фаҗигага юлыккан вакытта аның белән 1957 елгы иптәше дә була. Әлеге ир-ат ярга үзлегеннән чыга алган.


Моннан тыш Иделдә Казанның Иске Победилово бистәсе тирәсендә тагын бер көймә әйләнеп капланган. Көймәдәге ике ир-ат та коткарылган. Узган тәүлектә суга батудан коткарып калынучылар арасында 1984 елгы хатын-кыз да бар. Анысы Яшел Үзән районында Иделгә исерек килеш йөзеп кереп киткән булган.

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев