Ташлы-Елгада китапханә сәгате үтте (фото)
Ташлы-Елга башлангыч мәктәбендә рус язучысы Д.Н.Мамин-Сибирякның 165 еллыгына карата китапханә сәгате узды.
Чара барышында Мамин-Сибирякның тормыш юлы, балалар өчен язган әкиятләре белән якыннан таныштырдым. Язучыга багышланган презентация карадык. Мамин-Сибиряк күбрәк туган ягы Уралның табигате турында язган. Аның төп геройлары да - җәнлекләр. Бастырып чыгарган әкиятләр җыентыгының исеме "Аленушкины сказки" кызы Алена хөрмәтенә шулай атаган. Шулай ук кичә барышында "Серая шейка " әкиятенең эчтәлеген буенча да фикер алыштык. Соныннан укучыларга язучының китапларын тәкъдим иттем, дип хәбәр итте Кәркәүч авылы китапханәчесе Хәбибрахманова Энҗе.
Хәбибрахманова Энҗе фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев