Социаль ярдәм бүлеге хәбәр итә
Күпфатирлы йортта гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрү өчен түләнелә торган кертемнәргә карата социаль ярдәм чаралары ташламага хокуклы гражданнарга күрсәтелә: 1 һәм 2 төркем инвалидларга, инвалид балаларга, инвалид балалары булганнарга, техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, хезмәт ветераннарына, 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк балалары...
Күпфатирлы йортта гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрү өчен түләнелә торган кертемнәргә карата социаль ярдәм чаралары ташламага хокуклы гражданнарга күрсәтелә: 1 һәм 2 төркем инвалидларга, инвалид балаларга, инвалид балалары булганнарга, техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, хезмәт ветераннарына, 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә.
Капиталь ремонт өчен түләүче әлеге гражданнарга республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кукмарадагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 44 йорт.
Кирәкле документлар исемлеге:
-торак йортка милек хокукын дәүләт теркәве турындагы таныклык яки күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан күчермә,
-гариза бирүченең пай кертемен тулысынча түләве турында торак яки торак-төзелеш кооперативыннан белешмә,
-милеккә дәүләт теркәве турындагы закон үз көченә кергәнчегә кадәр торакка милек хокукы барлыкка килүне раслаучы документ, сату-алу турындагы килешү( алыштыру, бүләк итү)
-торакны хосусыйлаштыру турындагы акт (таныклык, килешү), мираска законлы хокук яки васыять буенча хокук турындагы таныклык һәм торакка милек хокукын раслаучы башка документлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев