Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Социаль ипотека турында 3 сорау

Социаль ипотека программасы буенча чиратка басар өчен ничә ел бюджетта эшләргә кирәк һәм кредит ничә процент белән бирелә? Люция Хәлиуллина, Арча, Түбән Пошалым. Социаль ипотека программасы буенча чиратка басар өчен документлар тапшырганда, бюджет өлкәсендәге стаж роль уйнамый. Программа аша торак алган кеше ташламалы шартларда кредит рәсмиләштерә ала. Әлеге ипотеканың еллык...

Социаль ипотека программасы буенча чиратка басар өчен ничә ел бюджетта эшләргә кирәк һәм кредит ничә процент белән бирелә?

Люция Хәлиуллина, Арча, Түбән Пошалым.



Социаль ипотека программасы буенча чиратка басар өчен документлар тапшырганда, бюджет өлкәсендәге стаж роль уйнамый. Программа аша торак алган кеше ташламалы шартларда кредит рәсмиләштерә ала. Әлеге ипотеканың еллык ставкасы җиде процент тәшкил итә. Фатир бәясен 25 елга кадәр түләргә мөмкин.


Социаль ипотека программасына баскач, ай саен акча түләп барырга кирәк дип ишеттек. Ничә сум түләргә кирәк?


Айдар Сафин, Казан.


Чиратка басып, килешү шартнамәсе төзелгәннән соң, гаилә исәп счетына ай саен торак базарында бер квадрат метрның уртача бәясенең 11 процентын тәшкил иткән сумманы салып барырга тиеш. Бу сумма бүген 3843,29 сумны тәшкил итә.


Социаль ипотека программасына чиратка басу өчен күптән документлар тапшырсак та, Торак фонды белән килешү төзергә чакырмыйлар. Бу өлкәдә яңалыклар юк микән?


Алинә Вафина, Яшел Үзән.



Шушы көннәрдә республикада 150 гаиләне якынайтылган чираттан Дәүләт торак фондының төп реестрына күчерделәр, дип хәбәр итә Фондның мәгълүмати сәясәт төркеме җитәкчесе Гүзәл Рәхмәтуллина. Киләсе өч елда бу гаиләләр фатирлы булыр дип ниятләнелә. Аларга 1 сентябрьгә кадәр социаль ипотека килешүе төзергә һәм исәп счетына булачак фатирлары өчен акча күчереп барырга туры киләчәк. Кертемне (3843 сум) күчермәүчеләр реестрдан төшеп калачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk