Синоптиклар республикага кабат җылы һава торышы килә дип белдерә
Татарстанда аязучан болытлы һава булачак, юлларда бозлавык сакланачак.
Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 15 гыйнварда, республикага кабат җылы һава торышы килә.
Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән аз гына кар. Җил көнбатыштан, салмак. Төнлә һава температурасы -8..-13º, аязайган вакытта -18º, көндез -6..-11º. Юлларда бозлавык сакланачак, диелгән идарә тармагы хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев