Шимбә саен - Җиңү Паркы каршындагы мәйданда, ә ял көнне Атлас Булатов исемендәге паркта бәйрәмнәр үткәрелә
Чыгышлар кичке сәгать 7 дә башланып, дискотека белән тәмамлана
Узган ел районда бик матур традиция барлыкка килде. Җәйгә чыккач, атна саен авыл җирлекләре Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда "Кичке уен" оештырдылар. Халык әлеге яңалыкны бик яратып кабул итте. Быел да районда игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында "Кичке уен"нар дәвам итә. Һәр шимбә саен тамашачыларны Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда, ә ял көнне Атлас Булатов исемендәге паркта көтеп калалар. Чыгышлар кичке сәгать 7дә башланып, дискотека белән тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев