Алда торган сезонда республикада яшәүчеләрнең 40 %ын шул ысул белән грипп йоктырудан саклап калмакчы булалар. Бу хакта Куланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җиткерә.
Вакцинациянең күбрәк колач җәюе нәтиҗәсендә, соңгы биш елда грипп белән авыру очрагы 12 тапкыр кимегән.
Грипп һәм кискен тын юлы белән интегүчеләрнең якынча 75 %ын балалар тәшкил итә икән. Быел республикада грипп йоктырган барлык 147 бала да гриппка каршы прививка ясатмаган булган.
Нет комментариев