Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Себердәге эшмәкәрлек стажын раслау кирәк

Минем Себердәге эш стажым 22 ел. Шуның 10 елы шәхси эшмәкәрлеккә туры килә. Бу еллар миңа пенсияне вакытыннан алда билгеләргә хокук бирәме? Себердә эшләгәнемне нинди документлар белән исбатларга? Мәрданов, Кукмара Гамәлдәге законнар нигезендә Ерак Себердә кимендә 15 ел, аңа тиңләштерелгән урыннарда кимендә 20 ел эшләгән өчен иминият пенсиясе ирләргә -...

Минем Себердәге эш стажым 22 ел. Шуның 10 елы шәхси эшмәкәрлеккә туры килә. Бу еллар миңа пенсияне вакытыннан алда билгеләргә хокук бирәме? Себердә эшләгәнемне нинди документлар белән исбатларга?

Мәрданов, Кукмара

Гамәлдәге законнар нигезендә Ерак Себердә кимендә 15 ел, аңа тиңләштерелгән урыннарда кимендә 20 ел эшләгән өчен иминият пенсиясе ирләргә - 55, хатын-кызларга 50 яшьтән билгеләнә. Моңа өстәп, тагын 2 шартны үтәргә тиеш булалар. Иминият стажы ирләргә 25 елдан, хатын- кызларга 20 елдан ким булмаска тиеш. Һәм шәхси пенсия коэффициенты 30дан да ким булмау зарур. ("Иминият пенсияләре турында"гы №400нче закон). Бу елларда Пенсия фондына иминият взнослары күчерелеп барылган булса гына шәхси эшмәкәрлек еллары пенсия стажына шул вакытта керә. Димәк, сезгә 2 фактны расларга кирәк: иминият взносларын түләп баруны һәм шәхси эшмәкәрлекнең чыннан да Ерак Себер районнарында башкарылганын.

Әгәр сүз пенсия системасында иминиятләнгән чор турында бара икән, бернинди документ та эзлисе юк. Чөнки ташламалы пенсия билгеләү өчен кирәк барлык мәгълүмат Пенсия фондында бар. Ә менә бу чорга кадәр шәхси эшмәкәрлекнең Ерак Себердә башкарылганын раслау өчен өстәмә документлар кирәк булачак. Мәсәлән, салым инспекциясеннән алган белешмәдә, муниципаль берәмлек белешмәсендә эшмәкәрлекнең Ерак Себер районнарында башкарылуы, аренда килешүендә, бухгалтерия документларында күренергә мөмкин.

Әлбәттә, бу документларның бөтенесен дә алып килергә дигән сүз түгел. Кайсын табу җиңелрәк, шунсын алып килү җитә.

Әлфинур САБИТОВА, Пенсия фонды идарәсе башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев