Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрәсбаш авылы клубы яңалыклары (фото)

Үрәсбаш клубында балалар бакчасына йөрүче дусларыбыз белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрдек. Әдәби кичә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башланды. Яратып укый торган "Су анасы" , "Шүрәле" әкиятләре сөйләнде, әкият буенча сораулар бирелде. Нәни дусларыбыз бик оста итеп шигырьләрен...

Үрәсбаш клубында балалар бакчасына йөрүче дусларыбыз белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрдек. Әдәби кичә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башланды. Яратып укый торган "Су анасы" , "Шүрәле" әкиятләре сөйләнде, әкият буенча сораулар бирелде. Нәни дусларыбыз бик оста итеп шигырьләрен сөйләде. Иң оста шигырь сөйләүчеләр грамоталар белән буләкләнде.

Бөек Җиңү көне уңаеннан Түбән Үрәс авылында өлкәннәр хөрмәтләнде, тантаналы митинг узды. Тыл ветераннары чәй табыны артында үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Үрәсбаш авылында да тыл ветераннарын бәйрәм белән котладык. Әби-бабайларыбызның елмаюын, сөенечләрен күрү безнең өчен зур шатлык.

Зөһрә Бахмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев