Өркештә дини Сабантуй узды
Өркеш авылында Фәния абыстай һәм Рашит Җәләлиевлар гаиләсе тырышлыгы белән дини Сабантуй үткәрелде, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Альбина Әгъләмова.
Бәйрәмдә төрле кызыклы уеннар, балалар өчен мили көрәш оештырылды. Шулай ук мөнәҗәтләр, Коръән сурәләре укылды. Гүзәл затларыбыз үзләрен яулык бәйләү конкурсында сынап карады. Бергәләп өйлә намазы укыганнан соң, футбол ярышы үткәрелде. Анда Өркеш, Югары Арбаш, Түбән Арбаш командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Югары Арбаш командасы беренчелекне яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев