Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өркеш авылының "Нур" мәчетендә зур конференция узды (фото)

Өркеш авылының "Нур" мәчетендә "Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итү" дигән темага конференция үтте. Әлеге мәчетне төзүдә Фәния һәм Рәшит Җәләлиевләрнең башлап йөрүләре һәм бу изге эшкә үзләреннән зур өлеш кертүләре мәгълүм. Фәния ханым күп еллар инде бабасы нигезендә булдырган "Фәниябикә" мәдрәсәсен дә җитәкли. Конференцияне дә ул оештырган.

-Районыбыз абыстайлары белән җыелып сөйләшсәк, бергәләп дога кылсак иде, дигән күптәнге хыялым бар иде, -ди.
Әлеге чарага район мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт, бу вазыйфаны күп еллар башкарган Зиннур хәзрәт, Өркеш авылының яңа сайланган имамы Райнур хәзрәт килгән иде. Гадәттәгечә, конференция эше Коръән аятьләрен тыңлаудан башланды.

-Монда җыелуыбызның максаты - яшь буынны тәрбияләүдә әхлак-әдәп мәсьәләсен югары дәрәҗәгә җиткерү турында фикер алышу. Сез, хатын-кызлар, балаларны, оныкларны тәрбия кылучы, шуңа күрә төп өмет сездә, - дип мөрәҗәгать итте Рәдиф хәзрәт абыстайларга. - Әйтик, әбием мине кечкенәдән үк догалар өйрәтеп тәрбияләде. Без үскәндә авылның кеме генә ачуланмасын, кисәтү ясамасын, тыңлый-курка идек. Балаларны әнә шулай бөтен авыл халкы күз-колак булып тәрбияләргә кирәк. Бу мәсьәләдә абыстайларның бер-берсе белән килешеп эшләве дә мөһим.
Зиннур хәзрәтнең дә вәгазе тирән мәгънәле булды.

Конференция эшендә Казаннан килгән кунаклар - филология фәннәре кандидаты Резедә Сафиуллина-Әл Әнси һәм фәлсәфә фәннәре кандидаты Ләйлә Төхвәтуллина да катнашты. Резедә ханым "Татарларда илаһият гыйлеме" дигән темага чыгыш ясады, ә Ләйлә ханымның чыгышы "Исламда илаһ хәрәкәте. Татар дини хәрәкәте" дигән темага багышланган иде.

Райнур хәзрәтнең "Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итү" дигән чыгышы да зур игътибар белән тыңланды.

Конференциягә "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина да чакырулы иде.

Сөйләшү-аралашулар чәйле мул табын артында дәвам итте. Бу җыелышта катнашкан һәркемгә дини китаплар, календарьлар бүләк итеп бирелде.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев