Район Советының утырышы була
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы тугызынчы утырышы 24 июньдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында үткәреләчәк. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, милли һәм җәмәгать берләшмәләре, дини оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгыту буенча эш; авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү һәм районда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү; Кукмара районында коррупциянең торышы һәм...
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы тугызынчы утырышы 24 июньдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында үткәреләчәк. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, милли һәм җәмәгать берләшмәләре, дини оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгыту буенча эш; авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү һәм районда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү; Кукмара районында коррупциянең торышы һәм аны булдырмау өчен күрелгән чаралар; Кукмара муниципаль районының 2014 елның 21 ноябрендә кабул ителгән 55нче карары белән расланган Кукмара районының Бердәм комиссиясе турында положениегә үзгәрешләр кертү; Кукмара муниципаль районында муниципаль - шәхси партнерлык турында һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев