Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәр укучы кичке сәгать унда өендә булырга тиеш

Чыгарылыш сыйныф укучыларының бәйрәм кичәсе полиция хезмәткәрләре күзәтүе астында уза. "Соңгы кыңгырау"ның тантаналы мизгелләреннән соң, барлык чыгарылыш укучылары бәйрәмнең икенче өлешен билгеләп узу өчен кафеларга таралды, табигать кочагына чыкты. Кукмара беренче гимназиясен тәмамлаучы 42 бала исә сыйныфы җитәкчеләре Әнисә Галләмова, Зөлфия Димиевалар җитәкчелегендә "Айнур" һәм "Дуслык" кафеларына юл алды. -Безнең...

Чыгарылыш сыйныф укучыларының бәйрәм кичәсе полиция хезмәткәрләре күзәтүе астында уза.

"Соңгы кыңгырау"ның тантаналы мизгелләреннән соң, барлык чыгарылыш укучылары бәйрәмнең икенче өлешен билгеләп узу өчен кафеларга таралды, табигать кочагына чыкты. Кукмара беренче гимназиясен тәмамлаучы 42 бала исә сыйныфы җитәкчеләре Әнисә Галләмова, Зөлфия Димиевалар җитәкчелегендә "Айнур" һәм "Дуслык" кафеларына юл алды.

-Безнең белән полиция хезмәткәрләре дә бар,әти-әниләрдән дә дежур тору оештырылды, - диләр сыйныф җитәкчеләре. - Тәртипле, матур гына бәйрәм иткәч, барыбыз бергә кичке сәгать тугызда Җиңү паркы каршындагы мәйданда очрашабыз. Районыбызның истәлекле урыннарында фотоларга төшкәннән соң, һәр укучы өйләренә тарала. Бәйрәм булуга карамастан, закон һәр укучыга да бер төрле - кичке сәгать уннан соң бер генә бала да өлкәннәрдән башка урамда, җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара укучылар соңгы звонок

erid: 2VtzqxWHLUk